Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Салават күпере» 107-нче балалар бакчасында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре "патронажы астында" янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес узды. Күчмә ярышлар һәм Спасик турында күрсәтмә мультфильм кулланып, ТР буенча ФЯХО-15 72-нче янгын-коткару бүлегенең 2 нче каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерде.
Дәрес барышында Камил Ганиев башта балалар белән шырпы белән уйнау ярамавы, көнкүреш электр приборлары, җиңел кабына торган предметлар белән сак эш итү турында сөйләште, шулай ук янучы бинадан ничек тиз чыгып китәргә һәм ут белән шаярудан мөмкин булган нәтиҗәләр турында аңлатты. Аннан соң алынган белемнәр балаларга практикада янгын сүндерү ярышлары рәвешендә беркетелде.
Күчмә уеннардан соң балалар Спасик турында мультфильм, аннары теләгәннәр янгын сүндерүченең чын хәрби каскасын киеп карадылар. Камил Ганиев мондый кызыклы очрашулар балалар белән мәктәпләрдә дә үткәрә.
Янгын сүндерүчеләр балаларның мондый чараларда алган белемнәре аларның хәтерендә озакка калыр һәм киләчәктә «аларга яхшы хезмәт итәр» дип ышаналар.