Бер тәүлек эчендә дүрт һәлакәт: Яшел Үзәндә хезмәтләрнең ашыгыч хәлләргә әзерлеген тикшерделәр
Яшел Үзән районы территориясендә 14 һәм 15 февральдә оештырылган комплекслы өйрәнүләр барышында РТХС Яшел Үзән территориаль подсистемасының әзерлек дәрәҗәсен тикшерү узды.
Өйрәнүләрнең беренче көнендә хәрби вакытка күчерү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Икенче көн барышында тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу шартларында барлык көч һәм чараларның гамәлләре эшләнелде. Киләсе уку ноктасы – «Балалар сәнгать мәктәбе" булды.
Беренче кертү буенча гамәли чаралар эшләү. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен А-295 федераль автомобиль трассасында ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, юл хезмәтләре, җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре җәлеп ителә. Автомобиль заторына эләккән кешеләрне урнаштыруны якындагы кунакханәдә оештыралар. Барысын да кайнар ризык белән тәэмин итәләр.
Комплекслы өйрәнүләрнең соңгы ноктасы Васильево бистәсендә гидротехник корылмалар комплексы булды.
Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны матбугат хезмәте