Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе «дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 28 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законның 8.2 статьясындагы 2 пунктының 3 пунктчасын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән хокук куллану практикасының гомумиләштерү һәм анализ нәтиҗәләрен ачык тикшерү үткәрде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсенең техник контроль һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы Эдуард Шиверских, шулай ук сәламәтлек саклау объектларының җитәкчеләре һәм вазыйфаи затлары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкиле һәм күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе аппараты хезмәткәрләре катнашты. Моннан тыш, видео һәм аудиоконференцэлемтә режимында сәламәтлек саклау объектларының җитәкчеләре һәм вазыйфаи затлары, федераль дәүләт янгын күзәтчелеге вәкилләре һәм республиканың 45 районы вәкилләре тоташтырылган иде.