Гражданнар җыеннарында янгын куркынычсызлыгы турында

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Ел дәвамында профилактик төркемнәр торак йортлар һәм фатирлар йөреп чыга, йорт хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән белешмәлекләр һәм листовкалар өләшә. Ә менә «бөтен дөнья белән бергә» чишә торган проблемалар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлеге нәкъ менә ел башында үткәрелә торган гражданнар җыеннарында бирелә.

Чираттагы гражданнар җыены Яшел Үзән муниципаль районының Түбән Вязовые шәһәр тибындагы поселогында узды. Күп балалы, имин булмаган гаиләләр, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнар, спиртлы эчемлекләр кулланучы затларның яшәү урыннары аерым контрольдә тотыла.

Ел башыннан бирле Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре беренче ике ай дәвамында авыл җирлекләрендә узган 19 гражданнар җыенында катнашты. Февраль ахырына кадәр мондый чыгышлар Новопольск, Раиф, Осиново авыл җирлекләрендә һәм Васильево шәһәр тибындагы поселогында узачак гражданнар җыенында да үткәрергә планлаштыралар.

 

Резеда Йосыпова, ТР буенча ОФЯХ-8 матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International