Әлмәттә янгын сигнализациясе тикшерелде

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Әлмәттә «Ветеран» инвалидлар реабилитация үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә янгын сигнализациясе эшләп китте. Хәбәр итү системасы бинадан чыгып китәргә кирәклеге турында хәбәр итте. Учреждение хезмәткәрләре пациентлар белән бергә урамга якындагы эвакуация чыгу юллары буенча чыга башладылар.

Өйрәнүләр барышында янгын сигнализациясен автомат рәвештә урнаштыру, янгын турында хәбәр итү һәм эвакуацияләү белән идарә итү системалары төзек хәлдә булуы ачыкланды, сигнал янгын саклау пульты белән чыгарылды. Шунысы мөһим, объект персоналы үз вазифаларын яхшы белә һәм куелган бурычны үти.

Ахырда ГТХМ хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде һәм барлык катнашучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International