Шырпы белән шаярма!

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Буа районындагы балалар бакчаларының берсендә янгынга каршы темага мавыктыргыч дәрес узды. Тәрбиячеләр үз тәрбияләнүчеләре белән бергә курчак спектакле әзерләделәр. Баш герой - Буратино, ул башта ахмак иде, ә соңыннан геройча дусларын коткарды. Бары тик ут шул тамашада төп явыз булды.

Тамашачыларның берсе - Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге инспекторы Айдар Хәйруллин булды. Ул тамаша тәмамланганнан соң балалар белән янгынга каршы тематикасындагы әңгәмә уздырды. Ул сабыйларга ни өчен утны бер үк вакытта дус да һәм дошман да дип атыйлар икәнен аңлатты. Кызганычка каршы, балаларның ут белән уйнавы аркасында килеп чыккан янгыннар сирәк күренеш түгел. Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре нәкъ менә шуңарга аерым игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International