10-нче февраль вакыйгалары:
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-12 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, кыска ялганыштан - 2 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 1.2 кеше зыян күргән, 1 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше һәлак булган. 9 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән -8 янгын.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ЮТХнә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча-1 тапкыр. Һөнәри эшләргә-8 тапкыр.
Янгыннар
10.02.2019, 07:47, Зәй районы, Зур Кирта авылы, Үзәк урам, шәхси йорт.
Пландагы 6х9 метр зурлыкта бер катлы шәхси торак йорт һәм пландагы 2,5х6 метр зурлыкта мунча яну. 08 сәгать 41 минутта залдан чыккан ишек тишегендә газ-төтен саклагычлары звеносы белән 1953 елгы йорт хуҗасының янып киткән җәсәден табалар.. Янгынның гомуми мәйданы 69 кв.метр. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
10.02.2019, 09:35, Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 58 нче йорт, фатир.
Дүрт катлы күпфатирлы торак йортның икенче катында фатир яну. Төтен баскыч мәйданчыгына һәм югары катларга тарала. Баскычта көчле күтәрелү сәбәпле, янгын сүндерүчеләр баскычлар маршыннан 3 һәм 4 нче каттан коткарылучы битлекләр кулланып 6 кешене коткардылар. Аларны имин зонага чыгардылар. Янгын сүндерүчеләре барлыгы 9 кешене коткарган. Тагын биш кеше, янгын саклау бүлекчәләренең шәхси составы катнашыннан башка, куркыныч зонаны мөстәкыйль рәвештә ташлап киткән.
Янгын мәйданы 15 кв.метр. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Эзләү эшләре:
10.02.2019, 02:45 мск, Саба МР, урман массивы буенча, Байлар Сабасы бистәсеннән 5 км көнчыгышка таба.
“112” ашыгыч бердәм номерына снегоход ватылуы турында һәм 2 кешене өшү куркынычы астында эвакуацияләргә кирәк дип хәбәр итте. 4-нче зона эзләү-коткару отрядының дежур сменасы килеп җитү белән, коткаручылар телефон сигналы буенча зыян күрүчеләрне таптылар. Коткаручылар кешеләрне үзләренең махсус техникасында Байлар Сабасының «Урман әкияте» ял базасына алып киттеләр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96