Бүген Казанда чираттагы «Россия чаңгы юллары - 2019 " зур спорт ярышлары узды. Казанлылар массакүләм чаңгы узышының өч мәйданына гаиләләре һәм хезмәт коллективлары белән барды. Старт юлына барлык катнашучылар белән бергә ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең, Татарстан Республикасы ГТХМның, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләрнең 540 хезмәткәре чыкты.
Татарстан башкаласында төп старт Юдино бистәсендәге «Локомотив» станциясендә бирелде. Кайнар чәй, тәм-томнар һәм үзәк сәхнәдә иҗат коллективлары чыгышы чарада катнашучыларга һәм җанатарларга күңелсезләнергә ирек бирмәделәр.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, 2019 елда Казанда ел саен уздырыла торган «Россия чаңгы юллары» массакүләм чаңгы ярышында 20 меңгә якын кеше катнашты. Бүген Татарстан башкаласында чаңгы ярышлары өч мәйданчыкта узды: Горки-Әмәт урман паркында, Казансу яр буенда (Гаврилов урамы буенча) һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.
Мондый чаралар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүгә кызыксынуларын арттыруга ярдәм итә, ачык, онытылмаслык спорт һәм дустанә аралашу бәйрәмендә катнашу мөмкинлеге бирә.
"Россия чаңгы юллары» 1982 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәм булып тора. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Ә «Россия чаңгы юллары» массакүләм чаңгы ярышының иң зур рекордлары - ярышларда катнашучыларның елмаюлы, шат йөзләре, ә иң зур бүләк – кешеләрнең спорт биеклекләренә юлындагы чиксез мөмкинлекләргә ышанычы!