Әлмәттә гамәли янгын спорт буенча республика кышкы чемпионаты тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, бу-30 нчы чемпионат. Анда республикабызның төрле районнарыннан 6 команда катнашты. Ярышның беренче минутларыннан ук катнашучылар тамашачыларны мавыктыргыч, киеренке көрәш һәм осталык белән яулап алдылар. Янгын сүндерү-гомәли спорты юкка гына иң көчле, җитез, кыю спорт булып саналмый.
Ярышларның икенче көне иң кызыклы һәм динамикалы булды – каршылыклар аша 100 метрлы полосаны үтү. Катнашучы кызларны аерым билгеләп үтәсе килә. Дүрт елдан артык янгын сүндерү-гамәли спортында кызлар катнаша. Аларда шәхси ярышларның ике төре – 100-метровка һәм штурм баскычы буенча күтәрелеш. Хатын-кызлар арасында быелгы ярышларда Максюткина Валерия КФК-2 (Әлмәт) лидер булды. Хатын-кызлар килү белән янгын сүндерү-гамәли спорт көчле генә түгел, ягымлы да булды. Матурлык дөньяны коткара.
Команда нәтиҗәләре буенча беренче урын һәм алтын медальләр Казан финанс-икътисад техникумында (Түбән Кама), беренче көннән үк алар үз кулларында лидерлыкны нык тотты. Икенче урында-Әлмәт физик культура-2, өченчедә - Казан физик культура КФК-7 спортчылары.
Ләйсән Вәгыйзова, «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды " ФДБУ Матбугат хезмәте (килешү буенча)»