Исле газ үлем белән куркыныч! 7-нче февральдә ике агулану очрагы - Әлмәт һәм Казанда. Кызганычка каршы, һәлак булучылар бар...

2019 елның 8 феврале, җомга

7-нче февральдә 22.44 сәгатьтә һәлакәтләр медицинасы үзәгенең оператив табибыннан Әлмәт ш. Совет урамы буенча 2 кеше исле газ белән агулану турында хәбәр килде. Башта шул ук шәхси йорт территориясендә урнашкан бүрәнәле мунчада ата-аналары юынган, аннары 13 һәм 17 яшьлек малайлар. Ата-аналары аз агуланган, мунчадан соң алар шунда ук йоклап киткәннәр. Бераздан соң әтисе мунчага балаларны тикшерергә китә. Малайларны аңсыз табып, ул "ашыгыч ярдәм" чакырта. Килгән ашыгыч медицина ярдәме бригадасы реанимация гамәлләрен 30 минут эчендә үткәрде, алар нәтиҗә бирмәде. Һәлакәт һәм һәлак булу сәбәпләре билгеләнә.

07.02.2019, 22.21, Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Дементьев урамы, 33 нче йорт, фатир.

Исле газ белән агулану нәтиҗәсендә 1972  һәм 1991 елгы хатын-кызлар, 1990 елгы ир-ат, “уртача авырлыктагы исле газ белән агулану" диагнозы белән 7-нче шәһәр клиник хастаханәсенә, 2018 елда туган малай “уртача авырлыктагы исле газ белән агулану" диагнозы белән БРКХнә госпитализацияләнде. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International