7-нче февраль вакыйгалары
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча - 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән шәхси йортта – 3, гаражларда – 1, милекнең төрле формаларында – 1, мунча һәм сауналарда – 1, бүтән объектларда – 5.
Сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә ИЯС янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 4 тапкыр ярдәмгә чыккан.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы 9 тапкыр ярдәмгә чыккан: чүп – чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча-5 тапкыр, кыска ялганыштан-1 тапкыр, ризыкның көю аркасында-1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү-1 тапкыр. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ЮТХнә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә-9 тапкыр.
Башка вакыйгалар:
07.02.2019, 08.15, Яр Чаллы ш., Көнбагыш поселогы, Яблоневая урамы, 35.
Чаллы ИЭКО коткаручылары 1989 елда туган ир-атны Шкода Октавия автомобилендә каргадан чыгардылар, зыян күрүче машинадан мөстәкыйль чыга алмады, өшегән. Медицина ярдәменнән баш тартты.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96