Янгыннарның артуы һәм аларда кешеләрнең һәлак булуы 2019 елның 1 февралендә Яшел Үзән муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрү өчен сәбәп булды.
2019 ел башыннан муниципаль берәмлек территориясендә 27 янгын теркәлгән, узган ел белән чагыштырганда 14 очракка күбрәк (+ 52%). Һәлак булучылар саны узган елның шул ук күрсәткеченнән 67 % ка артып китә (2019 елда – ут эчендә 3 кеше үлгән, 2018 елда янгында һәлак булган 1 кеше теркәлгән). Соңгы очрак нәтиҗәсендә Октябрьский поселогында дача кооперативында зур янгын нәтиҗәсендә алты йорт янган һәм 37 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Утырышта барлык хезмәтләргә һәм ведомстволарга Яшел Үзән районы халкының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән тулы бер профилактик чаралар комплексын үтәргә туры киләчәге турында әйтелде.