Ялкын мәктәбе яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы һәрвакыт сакта

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Алексеевск муниципаль районында «01» яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы көндәлек актив эшчәнлек алып бара. Бүген балаларның пропаганда эшен бәяләргә Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Олег Ещев чакырылды.

Янгын сүндерүчеләрнең яшь дуслары үткәрә торган чыгышлар яшьтәшләреннән янгын куркынычсызлыгы күнекмәләренә юнәлдерелгән. Балалар даими рәвештә күрсәтмә-агитация материаллары кулланып үзләре ия булган белемнәргә өйрәтәләр. Эшләнгән сценарий буенча балалар укучыларны уен формасында шәхси һәм Коллектив куркынычсызлык мәсьәләләренә җәлеп итә, янгыннарны, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү белән кызыксынуны үстерә һәм янгын чыккан очракта эш итә белүләрен үстерә алалар. Бу бигрәк тә балалар белән эшләгәндә нәтиҗәле.

Дружинаның иҗади үсешен стимуллаштыру өчен Алексеевск муниципаль районы буенча Баш дәүләт инспекторы балаларга кепкалар тапшырды һәм, әлбәттә инде, яшьтәшләрендә янгын куркынычсызлыгы күнекмәләрен тагын да уңышлырак ныгыту буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International