ГТХМ хезмәткәрләреннән гыйбрәтле дәрес

2019 елның 1 феврале, җомга

Бүген Түбән Кама шәһәренең бер мәктәбендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре алтынчы сыйныфлар дәрес үткәрде. Алар балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, янгынның ачык чыганаклары белән сак эш итү турында, шулай ук янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрләр турында сөйләделәр. Дәрес слайдлар рәвешендә барды.

Янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның һөнәри әзерлеге һәм көндәлек эшчәнлеге турында кызыклы һәм гыйбрәтле дәресеннән соң, кайбер балалар хәтта Россия ГТХМ махсуслаштырылган учреждениеләренә укырга барырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International