29нче гыйнвар вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-10 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, кыска ялганыштан башка – 2 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формаларында – 1, бакча йортлары - 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 3 янгын, ут төртүдән-1 янгын.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 3 тапкыр, башка чакырулар буенча - 2 тапкыр. Һөнәри эшләргә-11 тапкыр.
Янгын
29.01.2019, 18:47, Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 100 нче йорт, фатир.
11 катлы күпфатирлы торак йортның бишенче катында әйберләр яну.
18 сәгать 51 минутта янгын урынына 3 бүлек составында ике янгын автоцистернасында һәм автолестницасында 7нче ЭКБ дежур каравылы килде. Урамнан янгын билгеләре күзәтелми иде. Янгын бүлекчәләре 2 подъезддан йортта яшәүчеләр каршы алды. Металл ишек астыннан фатирга төтен чыга, фатирның ишеге бикле, фатирда кеше булырга мөмкин, дип аңлаттылар. Баскыч читлеген төтен тутырган, күрше фатирларда яшәүчеләр мөстәкыйль эвакуацияләнде.
19 сәгать 10 минутта ачык яну бетерелгән.
Янгын нәтиҗәсендә 2м2 гомуми мәйданда бүлмә янды (диван, кәнәфи янды, түшәм һәм стеналар). Һәлак булучылар юк. 31.01.52 туган фатир хуҗасы коткарылды. 7 шәһәр хастаханәсенә яну продуктлары һәм агулану билгеләре белән хастаханәгә салынды. Янгынның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96