Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28нче гыйнвар вакыйгалары:

Узган тәүлектә ТР ГТХМ янгын сүндерү бүлекчәләре 50 тапкыр ярдәмгә чыкты. Ялган чакырулар буенча - 15 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 15, ризык януына – 2, кыска ялганыштан – 1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак сектор - 10 янгын, каралты - 5 янгын, бакча йорты - 2 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 4 янгын, ут төртүдән-  1 янгын, башка сәбәпләр аркасында -5 янгын.

Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре ярдәме җәлеп ителмәде.

ТР ГТХМ эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы ярдәме 6 тапкыр җәлеп ителде. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ЮТХ - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча - 4 тапкыр. Һөнәри эшләргә - 12 тапкыр.

Янгын

28.01.2012, 14:45, Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Вильямс урамы, шәхси йорт.

Планы 8х10 метр бер катлы торак йортның агач киртәләре һәм түбәсе яну.

14 сәгать 51 минутта урынга ЭКБ - 1 СУ ФЯХ-35 бүлекчәсе килде.  Коткаручыларның бер звеносы йортта кеше эзләү белән шөгыльләнгән, газ-төтен саклау хезмәте икенче бүлеге йорт эчендә янган бүлмәләрне сүндерүне оештырган.

Йорт бүлмәләрен тикшерү барышында 14 сәгать 54 минутта кухня бүлмәсендә идәндә янгын сүндерүчеләр 1960 елгы ир-атның гәүдәсен тапканнар.

15 сәгать 01 минутта ачык януны бетерелде. Янгын нәтиҗәсендә 20 кв.метр мәйдандагы йортның агач бүлгечләре һәм түбәсе янып беткән. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International