24нче гыйнвар вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча - 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1, ризыкның көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән шәхси йортта – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, каралтылар – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын.
юл-транспорт хәлакәтләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 7. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ЮТХнә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә - 12 тапкыр.
Янгын
24.01.2019, 15:19, Яшел Үзән МР, Олы Ачасыр авылы, Ленин урамы, шәхси йорт.
5х8 метр зурлыкта бер катлы йорт. Янгын мәйданы 40 кв.метр.
Янгын сүндерү барышында 1963 елгы ир-атның гәүдәсе табылган.
Янгынның сәбәбе - мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Янгын нәтиҗәсендә йорт эчтән 40 кв. м мәйданда янган.
1963 елгы һәлак булган ир-ат, , эшсез, берүзе яшәгән.
Янгынның сәбәбе: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96