23нче гыйнвар вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, милекнең төрле формаларында – 1. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын.
Башка сәбәпләр: ялган чакырулар буенча - 10 тапкыр, кыска ялганыштан башка янгын – 3, ризык яну – 3 тапкыр, башка хезмәтләре белән эш итү- 12 тапкыр.
Янгын сүндерү бүлеге авария-коткару эшләрен үткәрүгә җәлеп ителмәгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча - 3 тапкыр. Һөнәри эшләргә - 12 чыгу.
Янгын:
23.01.2012, 07: 50 Аксубай МР, Иске Каремет авылы, Коминтерн урамы, шәхси йорт.
5х9 метр зурлыкта бер катлы торак йортның стенасы һәм түбәсе янды. Янгын мәйданы 6 кв. метр. Янгын нәтиҗәсендә 1958 елгы ир-ат һәлак булган.
Янгын сүндерү җитәкчесе разведканы үткәреп, ситуацияне бәяләп, № 1нче чакыруны раслады һәм команда бирде:
- 1нче бүлеккә йорт эчендә янгын учагын эзләү буенча разведканы үткәрергә, аннары аны ствол белән сүндерергә;
- 2нче бүлеккә 3-коленнлы баскычны чердак тәрәзәсенә терәп ут учагына ствол кабызырга.
08 сәгать 07 минутта ачык януны бетерелде.
8 сәгать 10 минутта Ашыгыч медицина ярдәме фельдшеры 1958 елгы йорт хуҗасының үлемен билгеләде.
Ут 6 кв.м мәйданда арткы бүлмәгә зыян китергән. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән. Зыян суммасы - 20000 сум. Коткарылган милек суммасы - 80000 сум.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96