Юл-транспорт һәлакәтләрендә кеше гомере коткаручыларның оператив эшеннән тора

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

     22 гыйнварда Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының иң яхшы командасы билгеләнде. Дүртәр кеше булган 14 команда катнашты.

     Программаның теоретик өлешен тапшырганнан соң, хезмәтне саклау, техник һәм тактик әзерлек, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре булды, катнашучылар үзләренең сәләтләрен практикада күрсәттеләр. Шартлы юл-транспорт һәлакәтендә ябылган автомобильдә калган кешеләр зыян күрде (әлбәттә, алар ролен манекеннар үтәде).

     Барлык катнашучылар да биремне лаеклы үтәде. Ярышларның лидеры каравылчы Салават Арсланов, бүлекчә командиры Виктор Матюшкин, ЭКБ начальнигы Максим Сатторов, шофер Динар Минһаҗев (4,07 минут) булды.

     ЭКБ-91 янгын сүндерүчеләре командасы алардан бары йөздән ике секундка гына артта калды, 4,09 мин нәтиҗәсе белән икенче призлы урын алды. Өченче урында ЭКБ-78 янгын сүндерүчеләре, аларның вакыты 4,25 мин.

 

     Людмила Свойкина, ФЯХО-1, Павел Особливый фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International