Ата-аналар белән инструктив дәрес

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

     Уртача һәр 80нче янгын республика буенча балалар ут белән уйнаган аркасында килеп чыга һәм ел саен 28гә якын бала җәрәхәтләнә һәм янгын нәтиҗәсендә һәлак була. Һәр көн бала үзенә зыян китерергә мөмкин булган күп кенә хәлләр белән очраша, һәм ул зыян күрмәсен өчен, һәр ата-ана бурычы аның куркынычсызлыгы турында кайгырту. Бу эштә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә зур роль уйный.

     Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов ата аналарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде:

     - Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз.

     - Балаларның ябык фатирда яки бүлмәдә калулары бик куркыныч. Янгын чыккан очракта алар тышка чыга алмый.

     - Янгын килеп чыккан очракта баланы үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балалар үзләренең адресларын һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качарга, нәрсә дә булса өйдән чыгарырга тырышырга яки берәр әйберне коткарып калырга ярамаганын аңлатыгыз. Балалар бары тик бер мәсьәләгә генә игътибар итәргә тиеш - зыянсыз өйдән чыгарга.

     - Бала өчен уңайлы урында шырпы һәм зажигалка калдырмагыз.

     Җыелыш ахырында Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре һәм беренчел янгын сүндерү чараларыннан файдалану кагыйдәләре турында искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International