Янгыннарны кисәтү максаты белән Татарстан Республикасы Яр Чаллы янгынга каршы хезмәт отрядының Күзкәй авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре даими рәвештә район буенча профилактик караулар үткәрәләр.
Күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар һәм имин булмаган гражданнарның яшәү урыннарына аерым игътибар бирелә.
Халыкка янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлаталар. Шулай ук янгын килеп чыккан очракта гамәлләр, «101» һәм «112» ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерын җыю тәртибе турында да искә төшерәләр.
Кечкенә генә әңгәмәдән соң халыкка янгын куркынычсызлыгы тематикасына белешмәлекләр тапшырыла.