Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин боерыгы нигезендә 2019 елның февралендә Яшел Үзән муниципаль районында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә комплекслы тикшерү һәм өйрәнүләр үткәреләчәк. 22 гыйнварда оешма, ашыгыч һәм оператив хезмәтләрнең җитәкчеләре һәм җаваплы затлары киңәшмә үткәрде. Махсус һәм комплекслы өйрәнүләрне әзерләү һәм үткәрү турында доклад белән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ЗМР буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзәндә 2015 елда шундый ук тикшерү узган иде. Ул чакта өйрәнүләр нәтиҗәләре буенча республика комиссиясе "яхшы" билгесен куйды. Алда торган комплекслы өйрәнүләр шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ комиссиясе тарафыннан бәяләнәчәк. Өйрәнүләр ике этапта, тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү сорауларын эшкәртү белән, шулай ук тыныч вакытта сугыш вакытына күчү шартларында узачак. Барлыгы җиде уку ноктасы эшләнәчәк.