Бөгелмәдә сәүдә йорты януы нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

19.01.2019, 09.27 сәгатьтә ”Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризислы Хәлләр белән Идарә итү Үзәге Баш Идарәсе”нә “112” «системасы буенча "Сәүдә Йорты бинасында янгын турында хәбәр килде.

Бинада янгын сигнализациясе һәм янгын вакытында эвакуация системасы эшләде, бинадан 60 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнде.

Бөгелмә янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының көчләре һәм чаралары 2нче номерлы автомат чакыру буенча җибәрелде.

«ТР буенча ОФПС 11» ФГКУ ПЧ-64 янгын сүндерү-коткару бүлегенең беренче янгын сүндерү бүлеге килеп җитү буенча 09.32 сәгатьтә сәүдә йорты бинасы түбәсе яну очрагы ачыкланды. 10.15 сәгатьтә 80 кв.м мәйданга таралган янгын сүндерелгән.

Урында Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасыннан 42 кеше һәм 18 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМнан 18 кеше һәм 10 берәмлек техника эшләгән.

 

vk.com/video-1363333_456239608
https://vk.com/album-1363333_262289622

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International