20нче гыйнвар вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакыру буенча - 19 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә - 13, ризык януына – 4, кыска ялганыштан - 3 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгын сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 3, транспорт чаралары – 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше зыян күргән. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.
Янгын сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, юл транспорт һәлакәте - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча - 1 тапкыр. Һөнәри эшләргә - 8 тапкыр.
Янгын
20.01.2019, 01.27, Аксубай ш., Комаров ур., шәхси йорт. 9x9 метр зурлыкта шәхси бер катлы торак йорт янды. Янгын урынына 1 сәгать 30 минутта 6 кешедән торган ПСЧ-102 дежур каравылы янгын автоцистерналарында килде. 01 сәгать 46 минутта ачык яну бетерелде. Янгын мәйданы 81 кв. метр булды, йорт хуҗасының гәүдәсе ишек янында табылды. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Янгын
21.01.2019, 01.23, Казан шәһәре, Идел буе районы, Рихард Зорге урамы, 100нче йорт, 1 нче корпус, фатир. Тугыз катлы күпфатирлы торак йортның җиденче катында мебель янган. 1 сәгать 26 минутта ПСЧ-7 дежур каравылы килде. Янгын сүндерүчеләр тарафыннан 5 кеше коткарылды, шул исәптән 1 бала коткарылган: 8 каттан 3 кеше һәм 9 каттан 2 кеше. 01 сәгать 31 минутта ачык яну бетерелгән.
Янгын нәтиҗәсендә һәлак булучылар юк. 2006 елда туган малай зыян күрә, Республика балалар клиник хастаханәсенә урта авырлыкта яну продуктлары белән агулану хәлендә хастаханәгә салалар. Кухняда көнкүреш техникасы, җиһазлар һәм әйберләр янган. Янгын мәйданы 3 кв. м. тәшкил итте. Янгынның сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Янгын үсешенә ярдәм итүче шарт булып, янгын турында соң хәбәр итү тора.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз, аннары «112» ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына шалтыратыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләре, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96