Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

15нче гыйнвар:

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү - 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр.

Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1, шәхси йортларда – 1, каралтылар – 1, транспорт чараларда – 2, башка объектларда – 1.2 кеше һәлак булган, 4 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын.

Авария-коткару эшләрен үткәрүгә-7 тапкыр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.

Сәбәпләре: дежур бүлекчәләр чакыру – 16 тапкыр. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 11 тапкыр. Һөнәри эшләргә-10 тапкыр.  

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны берүзләрен калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз, аннары «112» ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына шалтыратыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе-кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләре, башка кеше гомере өчен бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International