Өлкәннәр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Салкыннар башлану белән электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгыннарның саны арта. Әлеге сәбәп янгын вакытында кешеләр үлеменең төп сәбәпләреннән берсе булып тора.

Янгыннарда һәлак булучыларның 40% тан артыгы-өлкән буын гражданнары, алар еш кына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә тиешле игътибар бирми яки бирә алмый. Алар өчен Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге инспекторы Шәйхетдинов Таһир уку дәресе үткәрде.

Әңгәмәдән тыш ГТХМ хезмәткәрләре эвакуация буенча практик күнегүләр үткәрделәр. Күнегүләр вакытында бинада 21 кеше һәм 16 хезмәт күрсәтү персоналы булган, алар билгеләнгән вакытта эвакуацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International