2018 елның 26 декабрендә (14.00 сәгатьтә) Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге бинасында ЦУКС оператив дежур смена составында кизү торган студент-волонтерларга тантаналы рәвештә баш идарә грамоталары һәм тәкъдим итү хатлары тапшырылды.
Волонтерларга рәхмәт сүзләре белән "Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС" ФКУ башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Радик Расыйх улы Гомәтов мөрәҗәгать итте, зур масштаблы халыкара чараны үткәрү иминлеген тәэмин итү кысаларында студентларның керткән өлешен бәяләп һәм укуларында алга таба уңышлар теләде.