Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  22 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр.

Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын, машинада – 1 янгын, склад бинасында – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 2 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.     

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 5 тапкыр. Профилактик эшләренә – 10 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International