Яңа ел бәйрәм чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында истә тотарга кирәк

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин хәбәр итте.

Гомумән алганда, брифинг Татарстан Республикасында планлаштырылган яңа ел чаралары темасына багышланган иде. Республиканың эре шәһәрләре – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт вәкилләре бәйрәм чаралары презентациясен тәкъдим иттеләр.

Татарстан Республикасында 2018 елның Яңа ел бәйрәм көннәрендә янгыннарның төп сәбәпләре:

- ут белән саксыз эш итү - 33 янгын яисә янгыннарның гомуми саныннан 31,4%;

– 32 янгын (30,5 %) җылыту мичләренең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы һәм дөрес түгеллеге);

– электр җиһазны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 27 янгын (25,7%);

– 6 янгын (5,8 %);

- транспорт чараларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 3 янгын (2,9%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International