Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  23 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 10 тапкыр.

Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән шәхси йортларда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 5 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 2 тапкыр чыктылар.     

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, коткару операциясенә – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактик эшләренә – 13 тапкыр.

17.12.2018 ел 18.00 Балтач МР, Чапшар авылы, ферма КРС  ООО «Тимерязев».

Бер катлы фермада ут чыкты. Мәйданы 80 кв.м. Ферма хезмәткәрләре 135 баш эре мөгезле терлекне коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

17.12.2018 ел 21.15 Болгар шәһәре, Октябрьск урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 35 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1976 елгы ир-атны коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International