Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 7 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр.
Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән купфатирлы йортларда – 3 янгын, шәхси йортларда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын, сәүдә үзәгендә – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 14 тапкыр.
16.12.2018 ел 04.11 Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык урамы, 15 а йорты.
Ике катлы күпфатирлы йортта икенче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 1975 елгы ир-ат, 1956 елгы хатын – кыз һәм 2017 елгы бала һәлак булды. Тагын ике бала 2008 һәм 2013 елгы төрле тән җәрәхәтләре белән республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды, аларның әниләре, 1985 елгы шулай ук хастаханәгә озатылды. Фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
16.12.2018 ел 18.52 Норлат шәһәре, Гиматдинов урамы, 71а йорты, ЭССЕН гипермаркеты.
ЭССЕН сәүдә үзәгенең подвалында ут чыкты. Мәйданы 9 кв.м. Сәүдә үзәгенең хезмәткәрләре 50 кешене эвакуацияләде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96