Мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен янгынга каршы инструктаж

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Азнакай муниципаль районында дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү урыннарын һәм объектларының янгын-профилактик тикшерү уздырдылар. Азнакай шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә профилактик чаралар үткәргәндә Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Равил Хөсәенов янгынга каршы инструктаж үткәрде һәм мәктәп хезмәткәрләре белән эвакуация планы эшләнде.

Тикшерү барышында электр җиһазларының торышы, эвакуация юлларының торышы, беренчел янгын сүндерү чаралары, тышкы һәм эчке янгынга каршы су чыганаклары, шулай ук янгын сигнализациясе системалары булу һәм төзеклеге тикшерелде. Инструктаж вакытында мәктәп хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы таләпләре җиткерелде.

Шулай ук үткәрелә торган куркынычсызлык айлыгы кысаларында ГПН инспекторы 8 «А» сыйныфы укучылары белән очрашты һәм укучыларга, әгәр өйдә янгын чыккан очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, мәктәптә янгын чыккан вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International