04.11 мск 16 декабрь көнне «Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС ФКУ «112» системасы буенча Казан шәһәре, Дәрвишләр бистәсе, Тынычлык урамы, 15А йорт адресы буенча урнашкан фатирда янгын турында хәбәр килде. Ике катлы торак йортның 2 катында өч бүлмәле фатир янган.
Янгын урынында, кызганычка каршы, 3 һәлак булучыларның мәете табылган: ир-ат 1957 елгы, 2017 елгы бала, 1952 елгы хатын кыз, янгын мәйданы 20 кв.метр тәшкил иткән. Барлыгы янгын сүндерүгә 66 кеше, 16 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 38 кеше, 8 берәмлек техника җәлеп ителде.
Янгынның сәбәбе ачыклана. Янгынның сәбәбе-исерек килеш тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, уры н өстендә тәмәке тартмагыз;
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән беркайчан да файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электробыт һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе-кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык.