Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.
Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, бакча объектларда – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 16 тапкыр.
Янгын
04.12.2018 ел 02.12 Алабуга МР, Колосовка авылы, Полевая урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 40 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1974 елгы хатын – кыз мәетен тапты. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96