Янгыннар саны түгел, ә аларның фаҗигале нәтиҗәләре борчу тудыра

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен брифинг узды, анда республикада янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын һәм имгәнүен кисәтү буенча күзәтчелек-профилактика эшчәнлеге темасы күтәрелде.

Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев үз чыгышында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика территориясендә янгыннар белән бәйле хәлгә борчылуы турында әйтте.

1 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, 2836 янгын теркәлгән. Янгыннарда һәлак булучылар саны республиканың 18 муниципаль берәмлегендә теркәлгән. Янгыннарда җәрәхәтләнгән кешеләр санының артуы республиканың 14 муниципаль берәмлегендә теркәлгән.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә янгыннарга юл куймау һәм Яңа ел бәйрәм көннәрендә алардан тискәре нәтиҗәләрне киметү максатыннан Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе күзәтү-профилактик чаралар комплексын планлаштырган.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International