Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 30 ноябре, җомга

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга– 2, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 5, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән. Зыян күргән һәм һәлак булган кеше юк.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, башка сәбәпләр – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмаганнар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 50 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән эзләү-коткару эшләренә – 1, юлда һәм килүгә кире кагу – 4. Профилактика эшләренә – 13 тапкыр.

                                                   

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International