2018 елда Татарстанның 18 районында узган елның күрсәткечләренә карата янгыннарда кешеләр үлеменең артуы теркәлгән. Бу үсешне туктату өчен республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында мобиль профилактик төркемнәр рейдларга юнәлде. Төп бурыч - халыкка янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүнең мөһимлеге турында искә төшерү һәм кешеләрнең янгыннарда һәлак булуын кисәтү.
Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының аеруча игътибары күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм социаль куркыныч хәлдә калган кешеләрнең яшәү урыннарына юнәлдерелде.