Торакларны янгыннардан саклагыз һәм алдакчыларга ышанмагыз!

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм административ практика бүлеге башлыгының урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Аскаровның брифингы булды. Матбугат конференциясенең темасы: «2018 елда Татарстан Республикасында янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре».

Максим Аскаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 2819 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда (2885) кимрәк, ләкин янгыннарда 131 кеше үлгән (2017 ел – 112), шуларның 4 бала (2017 ел - 4). 230 дан артык кеше (2017 ел – 207) төрле тән җәрәхәтләре алган.

 - Янгын белән юкка чыгарда: 974 корылма (2017 ел – 832); 70 берәмлек техника (2017 ел – 162); 38 баш терлек һәлак булды (2017 ел – 33).

         - Янгыннарда 303 кешене (2017 ел – 276) коткарылды һәм 608 кешене (2017 ел – 257), 126 берәмлек техника (2017 ел – 185), 154 баш терлек (2017 ел - 1052) эвакуацияләнде; 221,6 млн. сумлык матди кыйммәтләр (2017 ел. - 191,4 млн. сум).

Начар хәлләр булмас өчен, торак пунктларда, икътисад объектларда, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, социаль әһәмиятле объектларда янгыннардан саклау буенча чаралар комплексын дәвам итәргә кирәк. Торак секторда янгыннарны кисәтү һәм халыкны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү буенча эшне көчәйтергә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International