2018 елның 30 ноябрендә 10.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге» ФКУ территориясендә (Казан, Киров дамба ур., 1) «Бозда һәм суда сак булармын» исемле республика рәсем һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булачак.
Конкурс 2018 елның 15 октябреннән 30 ноябренә кадәр берничә этапта үткәрелде.
Быел Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган конкурста 20 меңгә якын укучы катнашты. Бу инде алтынчы конкурс.
Бу көнне ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка конкурсның республика этабында катнашучыларның барысы да чакырылган. 100 дән артык бала, шул исәптән - 30 җиңүче булыр дип көтелә. Аларны янгын сүндерү-коткару техникасы белән дә таныштырачаклар, хезмәткәрләрне коткару чараларын күрсәтәчәкләр.