Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 16. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эшләү – 1, башка сәбәпләр – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, профилактика эшләренә – 14 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International