Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 19, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут белән саксыз эшләү – 1.        

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән эзләү-коткару эшләренә – 3, профилактика эшләренә – 15 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International