Бу хакта 19 ноябрьдә министр Евгений Зиничев җитәкчелегендә РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова катнашында узган тематик селектор киңәшмәсендә сүз барды. Салкыннар башлану һәм җылыту сезоны башлануга бәйле рәвештә янгын нәтиҗәсендә балалар һәлак булу очраклары күбәйгән көчләрне берләштерү өчен сәбәп булды. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә бөтенрусия киңәшмәсе барышын баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, шулай ук Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина күзәтте.