Түбән Камада ТР буенча ОФПС-1 № 29 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең 10 нчы мәктәпнең икенче сыйныф укучылары өчен ишекләр ачты. Утызга якын мәктәп укучысы янгын сүндерүчеләрнең эшләре белән таныштылар, аларга куркынычсызлык дәресен бирделәр. Әлеге чарада катнашучыларның һәрберсе янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы имзасы белән "яшь янгын сүндерүче" дипломын алды. Үз чиратында балалар янгын сүндерү тематикасына рәсемнәр әзереп тапшырдылар.