9 ноябрьдә төнлә Казан шәһәренең Идел буе районындагы "Защита" бакча җәмгыятендә эшләтелә торган корылмалар (такта сарай) янды. Шулай ук температура югары булу сәбәпле, янгын булган урыннан 5 м ераклыкта урнашкан һава газ үткәргечен фланц белән тоташтыруда прокладка янган, алга таба ялкынлану күзәтелә. "Казангоргаз" хезмәткәрләре кысу-көйләү аппаратураны яптылар; газүткәргечнең факел сыман януы һәм янгын сүндерелде.