Түбән Кама коткаручылары бөтен җирдә йөри ала торган катер-амфибияне алган

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада һәм Түбән Кама районында җитештерү предприятиеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына зур игътибар бирелә.

Ерак урнашкан авыл торакларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәр өчен күп нәрсә эшләнә. Район ярдәме белән республика янгынга каршы хезмәтнең “Елантово” һәм “Сухарево” дигән аерым постлары корылган. Югары Уратма авылында тугыз ирекле янгын сүндерү төркемнәрен һәм муниципаль янгын сүндерү хезмәтен тотуга финанслау бүлеп бирелә.

Сезон аралыгында һәм боз ката башлый торган вакытта аеруча игътибарны судагы куркынычсызлыкка бирергә кирәк.

Республиканың Куркынычсызлык Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кабул ителгән карары буенча Түбән Кама районы территориясендә суда һәм бозда коткару операцияләрен үткәрә алыр өчен 1 ноябрьдә “Хивус” дигән һава мендәрендәге судноны тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International