Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 20. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, башка милек төрләре – 1. 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут белән саксыз эшләү – 3.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 8 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, юл һәлакәтенә – 1, эзләүгә – 1, башкаларга – 5 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96