Үткән тәүлек вакыйгалары

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән 3 янгын торак секторда, бакча йортлары – 2, каралтылар – 1. 1 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут белән саксыз эшләү – 2, ут төртү – 2.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, эзләүгә – 2, юл һәлакәте – 3, башкаларга – 2. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International