Республика сулыкларында сезон аралыгында куркынычлыклар: куркыныч зонасында судно йөртүчеләр һәм балалар!

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Көзге һава торышының мәкерлеге, көчле җил, салкыннар һәм төнге кыраулар Татарстан Республикасы сулыкларында һәлакәтләр килеп чыгу куркынычлыгын арттыра. Узган ике атнада Татарстан елгаларында кече суднолар белән файдаланганда ике һәлакәт булган. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булган, тагын ике ир-атны эзләү әлегә кадәр дәвам итә. Фаҗигале вакыйгаларга аркасында кече суднолар буенча ТР баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов судно хуҗаларына көзге сезон аралыгында навигацияне тизрәк тәмамлау буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International