Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 34 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 3, ялган чакыру буенча – 16, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 2 янгынны торак секторда сүндергән. 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эшләү – 2.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, эзләү эшләренә – 1, чирлене күчерүгә – 1, башкаларга – 4. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96