Үткән тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 10, ялган чакыру буенча – 12, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 2. 1 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичне ясау һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут белән саксыз эшләү – 2, ут төртү – 1, газ җиһазын кую һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, бармактан балдакны салдыруга – 1, ПСЧ белән бергә эшләүгә – 1, суда югалганны эзләргә – 1, башкаларга – 2, юлда һәм килүгә кире кагу – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 5 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96